Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Җәй көне ризыклар бик тиз бозыла. Сак булыгыз!

Сәламәт булыгыз!

Җәй көне ризыклар бик тиз бозыла. Суыткычта сакланганнары да вакытыннан алда ашарга яраксызга әйләнергә мөмкин. Шуңа күрә җәй көне ризык сатып алганда, бигрәк тә яшелчә-җиләк җимеш сайлаганда аеруча игътибарлы булырга, аларның тышкы кыяфәтенә, исенә, төсенә игътибар итәргә, сатып алган яшелчә, җиләк-җимешләрне агып торган суда яхшылап юарга кирәк.

Агулану, төрле инфекцияләр йоктырудан саклану өчен, кулларны да даими рәвештә юарга кирәк. Җәй көне кайнатылган су яки шешәдәге суны гына эчү яхшырак. Билгесез чыганаклардан су эчүдән тыела.

Җәен агулану ихтималын арттырган азык-төлек исемлеге:

  • Җебегән туңдырма — алтынсу стафилококк бактерияләре үрчү өчен менә дигән җирлек.
  • Суши, роллар. Аларны ясаганда кулланылган балык эсседә бик тиз бозыла. Суши, роллны өйгә китерткәндә бу курыныч тагын да арта.
  • Карбыз. Дымлы урында сакланган яки өлгермәгән килеш вакытыннан алда өзеп алынган карбыз белән дә агуланырга мөмкин.
  • Яшел тәмләткечләр — паразит суалчаннар белән эчәк таякчыгы бактериясенең иң яраткан урыны. Шуңа күрә яхшылап юмаган очракта файдалы дип саналган яшел тәмләткеч ашап та агуланырга була.
  • Бакча җиләге — авыз суларын китереп, әллә кайдан үзенә җәлеп итеп торган иң пычрак җиләк санала. Җиләк агулы пестицид һәм нитритларны бик яхшы сеңдерә. Моннан тыш, аңа шул ук паразит суалчаннар, бактерияләр ияләшкән булуы да бар. Бакча җиләге читтән кайтарылган очракта аны, алда әйтелгәннәргә өстәп, химикатлар белән дә эшкәртәләр.
  • Баллы ризыкларның эчлегендә кулланылган май эсседә бик тиз бозыла. Ачылган торт, пирожныйны суыткычта 36 сәгатьтән артык сакларга ярамый.
  • Сатып алынган шашлык. Җәй көне үзең маринадлап ясаган шашлык кына куркыныч тудырмый. Сатып алынганы бик куркыныч. Төрле тәмләткечләр ярдәмендә иске, хәтта бозылган иткә дә яңа сулыш өрергә мөмкин.
  • Шаурма һәм кебаб исә ит сыйфатыннан бигрәк, ясалу рәвеше белән куркыныч. Тиешенчә пешеп бетмәгән очракта алар бактерияләр үрчү өчен җирлек тудыра.

Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев