Аякны көзән җыерса…
Организмга су җитмәү дә көзән җыеруга сәбәпче
Аякларны көзән күбесенчә төнлә җыера. Ятар алдыннан, йоклаганда, суда йөзгәндә дә көзән җыерырга мөмкин. Авыл җирендә авыр хезмәт тә сәбәпче булуы ихтимал, дип яза «Кызыл таң».
Сәбәбе витаминнар җитмәү булырга мөмкин. Организмга калий, магний, кальций җитешмәгәндә аякларны көзән җыера. Әлеге элементлар кергән ризыклар белән тукланырга тырышыгыз.
Аягыгызны көзән җыера икән, аяк очларын үзегезгә тартыгыз, аягыгызны тездән берничә мәртәбә әкрен генә бөккәләгез, балтырларыгызны ике куллап әйбәтләп ышкыгыз. Балтырларга очлы әйбер белән төрткәләп алсагыз да ярый.
Су күп эчәргә кирәк. Организмга су җитмәү дә көзән җыеруга сәбәпче. Атнага бер-ике тапкыр гына булса да күнегүләр ясасагыз, көзән җыеруның нәрсә икәнен онытырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев