Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Бака яфрагы файдасы нидә?

Ашказанын дәвалый, зобны бетерә☝

Бала вакыттавелосипедтан егылсак, агач башыннан төшкәндә аякны сыдырсак, кан саркыган ярага төкерекләп бака яфрагы ябыштырып куя идек.

Бака яфрагы дымлы урыннарда гына үсә. Чишмә буйларында, уртасына су җыелып тора торган юл кырыйларында. Русча «подорожник» дип аталуы да шуннан. Чыланса, бака яфрагының орлыклары ябышкакка әйләнә һәм кешеләрнең аяк киемнәренә ияреп, юл буйлап тарала. Ә татарлар аны су буенда үскәнгә күрә бака яфрагы дип атый.

Бака яфрагының шундый бер үзлеге бар, бу инде лабораторияләрдә расланган — ул тән тиресе күзәнәкләрен бик тиз үстерә, яраларны тиз бөтәйтә һәм канны туктата. Борынгылар бигрәк белемле булганнар икән, дим, бу хакта бернинди тикшеренүләрсез дә белгәннәр.

Бака яфрагының тагын бер гаҗәеп үзлеге бар — ашказанын дәвалый. Бер туганыбызның ашказанында гастрит иде. Авыртуына чыдый алмыйча, елый-елый идәннәрдә тәгәрәде. Табиблар билгеләгән дарулар да авыртуын вакытлыча гына басты. Шушы туганыбызга кемдер әйтеп, бака яфрагының суын эчә башлаган иде, гастритның ни икәнен дә онытты.

Бака яфрагы — иң көчле табигый антибиотикларның берсе. Ул организмдагы төрле ялкынсынуларны дәвалый. Ялкынсыну кайда булса да — ашказанындамы, эчәклектәме, үпкәләрдәме, тын юллары, тамак төбендәме — барысын да баса.

Чыганак: ТУГАНАЙЛАР – газета кряшен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр