Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Бакча җиләген көн дә ашарга ярыймы?

Бакча җиләген күпме ашарга мөмкин? Табиблар белдерүенчә, бу кызыл җиләкне артык куллану кешедә, бигрәк тә балаларда, аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә аны атнасына 3 тапкырдан да ешрак ашарга киңәш ителми.

Диетологлар бер көн эчендә 100-120 грамм җиләк ашарга киңәш итә. Мондый порция сәламәтлек өчен җитәрлек булачак, дип билгели алар.
Белгечләр җәйге җиләкнең күп кенә файдалы үзенчәлекләргә ия булуын билгели. Анда шикәр һәм калория аз, шуңа күрә аны диетада утыручыларга да рационга кертергә мөмкин.
Моннан тыш, бакча җиләге C витаминына бай, бу иммунитет һәм организмның тонусын саклау өчен файдалы. Шулай ук ул тире, тырнаклар һәм чәчләрнең сәламәтлеге өчен уңай йогынты ясый, чөнки анда кремний күп.
Әмма бакча җиләге иң көчле аллерген булып тора. Хәтта аллергиядән беркайчан да җәфа чикмәгән кешеләрдә дә аңа реакция барлыкка килергә мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев