Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Балык пешерү серләре

Балык тәмле булып пешсен дисәң, кайбер серләрне белергә кирәк.

Диңгез балыгын кыздырырга 20 минут кала аның өстенә лимон согы сыгыгыз. Океанда тотылган балыкны кыяр тозлыгында пешерегез.

Балык майлы булган саен тәмлерәк пешә. Майлылык буенча аларны өч төргә бүләләр. Бик майлылар: мәрсин (осетр), сөләйман (лосось) балыгының кайбер төрләре, сельдь, минога, еланбалык (угорь), хамса, скумбрия. Уртача майлылыктагылар: карп, сөләйман балыгының кайбер төрләре, камбала, җәен балык (сом).

Майсыз балыклар: тәрәч (треска), алабуга (окунь), чуртан (щука), керкә (форель).

Кыздыру өчен иң яхшы балыклар: карп, сазан, корбан балык (лещ), диңгез чабагы (корюшка), навага, кәрәкә (карась). 
Балыкка тозны алдан ук сибеп куймагыз.

Төче суда яши торган балыкны башы белән пешерү яхшырак. Уха пешерү өчен дә яхшы ул балыклар. 

erid: 2Vtzqv1AZW9

Балыкны кыздырыр алдыннан 15 минут сөттә тотсагыз, ул сусылрак була.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балык

erid: 2Vtzqv1AZW9