Газ плитәсе яки электр мичен (духовкасын) ничек чистартырга
Файдалы киңәш

Газ плитәсе яки электр мичен (духовкасын) ничек чистартырга

Аның ысуллары берничә. Шуның берсен тәкьдим итәбез.

Ярты стакан аш содасын бераз су белән кушыгыз, паста барлыкка килергә тиеш.

Мичнең эчке стеналарына әлеге пастаны сөртегез дә, берничә сзгатькә калдырып торыгыз. 

Аннары чүпрәкне суга манып, мичнең эчке стеналарыннан пастаны яхшылап юып алыгыз. Аннан соң аш серкәсен (уксус) кулланырга мөмкин. Аны мич эченә сөртегез һәм өслекне юыгыз. 

Арча хәбәрләре

 


Нет комментариев