Әлеге ысулна сез дә кулланып карагыз әле.
Кишерне чөгендерне яхшылап сөртәсе, киптерәсе һәм газетага кишерне 5-6, ә чөгендерне 3-4 итеп төрәсе дә, целофан капчыкка саласы. Капчыкның авызын ачык калдырып өй астына төшереп куясы.
Бу ысулны бик җайлы дип таптык, чөнки комда да саклап карадык (чери, актарып алганчы пычранып бетәсең), комсыз гына да саклап карадык (кибә, чери, йомшара).
Быел инде бишенче кышны шулай саклап чыгарбыз дип торабыз. Әлеге ысулна сез дә кулланып карагыз әле.
Ильмира Кузьмина,
Балтач бистәсе
Нет комментариев