Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Җимеш агачларын корткычлардан саклау өчен нәрсә кулланырга мөмкин?

Сорауга «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова җавап бирә

— Җимеш агачларын корткычлардан саклау өчен үсентегә дә, сәламәтлеккә дә зыян салмый торган нәрсә кулланырга мөмкин?

Сорауга «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова җавап бирде.

Агач кайрысы яки бөреләре астында яшеренеп ята торган корткычларны бөреләр ачылганчы юк итү ягын карарга кирәк. Юкса алар сәламәт үсентеләрне дә зарарлый башлаячак.

Гомумән, бөреләр ачылгач, аларга каршы көрәшү бик авырга туры килә. Корткычларны юк итү өчен составында вазелин мае булган препаратлар — «Профилактин Лайт», «Препарат 30 Плюс» кулланырга киңәш ителә. Препарат, кайры яки бөре буенча агып төшеп, бөҗәкләргә эләгә һәм аларны кислородтан мәхрүм итә.

 Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев