Нурланышка килгәндә, заманча смартфоннарның нурланыш дәрәҗәсе бик аз
Йоклар алдыннан смартфондагы интернетны сүндерергә яки аны авиарежимга күчерергә, гаджетны исә мендәр астына түгел, ә өстәл яки тумбага куярга кирәк. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән «Ватаным Татарстан» яза.
Аның әйтүенчә, болай эшләгәндә, смартфон организмның тулы кыйммәтле ял итүенә комачауламаячак. Бигрәк тә зарядкага куелган телефонны мендәр астында калдыру җитди куркыныч белән янарга мөмкин. Нык кызып (бигрәк тә зарядка җайланмасы үзенеке булмаса яки тышлыгы калын булса), янгын чыгуы бар чөнки.
Нурланышка килгәндә, заманча смартфоннарның нурланыш дәрәҗәсе бик аз. Шуңа күрә кешегә зыян китерә алмый. Барлык телефоннар тиешле таләпләргә туры килә. Хәтта телефоннан көнозын сөйләшкән очракта да нурланыш күрсәткече санитария нормасыннан йөзләрчә тапкыр азрак була.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев