Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Йомырка кабыгын ташламагыз!

Йомырка кабыгын корткычларга каршы чара буларак та кулланалар.

Йомырка кабыгы 90 процентка кальцийдан гыйбарәт. Моннан тыш аның составы цинк, марганец, фтор һәм тагын 24 элементка бай. Кабыкны ваклап, үсемлекләр төбенә сипсәгез, файдасы тими калмас.

Йомырка кабыгын корткычларга каршы чара буларак та кулланалар. Моның өчен кабыкны ваклап, үсемлек мае белән бутыйлар һәм бозаубаш (медведка) ояларына салалар. Берникадәр вакыттан соң корткычлар үлеп бетәчәк.

Йомырка кабыгы артык күп җыелган очракта, аны чия, төче чия, слива, абрикос кебек төшле җимеш бирә торган куаклар төбенә сала аласыз. Үсентеләр өчен кабык мүлчә ролен үтәячәк.

Тик шуны онытмагыз: кабык пешкән йомыркаларныкы булырга тиеш түгел. Андыйларның файдасы булмаячак.

 

Чыганак: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йомырка кабыгы