Сарымсакны пешереп ашагыз!
«Пешкән сарымсакның файдасы бармы икән?» — дип сорап яздылар.
— Әлбәттә, пешкән сарымсак файдалырак та әле. Чи килеш куллану безнең организмны ярсыта, ашказаны авырулы кешеләргә бигрәк тә киңәш ителми. Пешкән килеш тә сарымсак үзенең файдалы сыйфатларын бик яхшы саклый:
— бактерия- вируслардан саклый,
— иммунитетны ныгыта.
— паразитлардан котылдыра,
— токсиннардан чистарта,
— холестерин күләмен киметә,
— кан басымын көйли,
— ашказан-эчәк трактын һәм канны чистарта.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Нет комментариев