Кайсы чикләвек нәрсәдән файдалы?
Чикләвекләрне аларны кайчан ашарга кирәк? Белегез һәм сәламәт булыгыз!
Кешью тиз үзләштерелә торган углеводларга, протеиннарга һәм магнийга бай. Бу элементлар кешенең чыдамлыгын арттыра. Шуңа да кешьюны көннең беренче яртысында һәм фитнес-клубка барыр алдыннан ашарга киңәш итәләр.
Мәк спорт белән шөгыльләнеп, тиз арада ябыгырга теләүче кешеләр өчен файдалы. Анда мускуллардагы авыртуны баса торган матдә бар.
Җитен орлыгы балласт матдәләргә бай һәм алар озак вакыт ашыйсыны китерми. Аны ашагач, күп итеп су эчү зарур.
Миндальдә аксым күп. Ул матдәләр алмашын яхшырта, ябыгырга ярдәм итә.
Урман чикләвегендә (фундук) җитәрлек микъдарда лецитин дигән матдә бар. Ул нервларны ныгыта.
Арахистагы триптофан аминокислотасы бәхет гормоны бүленеп чыгуны арттыра. Бу кешегә тыныч, тормышыннан канәгать булу өчен кирәк. Ләкин игътибарлы булыгыз: арахис аллергия китереп чыгарырга да сәләтле.
Чикләвекләрне көннең беренче яртысында ашау хәерле. Чама хисен дә онытырга ярамый. Көнлек норма – 10 данә чикләвек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев