❓Кәбестә яфракларын нәрсәдер тишкәли, кортлар күренми.
— Быел кәбестәдә, редис, шалкандагы кебек, әвернәчәчәклеләр борчасы күп күренә. Менә шулар кәбестәләрнең тышкы яфракларын тишкәли. Соң өлгерә торган кәбестәне әле сентябрьдә генә җыеп алабыз, айдан артык вакыт бар. Шуңа күрә “Фуфанон”, “Децис” кебек химикатлар кулланырга да мөмкин. Алар кулланганнан соң 20 көндә зарарсыз булып таркалалар.
Әвернәчәчәклеләр борчасын тәмәке, сарымсак төнәтмәләре кулланып та бетереп була.
Нет комментариев