Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Кибетләрдә йомырка алыштырып алдалау очраклары арткан

Сатып алучылар кибетләрдә алдауның яңа ысулын уйлап тапкан

Алар эре йомыркаларны вак йомыркалар белән алышытырып, кире төргәкләргә куя башлаган. Мәсәлән, СО категорияле (эре) йомыркаларны C2 (вак) тамгалы тартмаларга салганнар дип яза Шәһри Казан.

Кайбер сатып алучылар, аны-моны абайламыйча, мондый төргәкләрне сатып алганнар һәм нәтиҗәдә вак йомыркалар өчен эреләре бәясеннән түләгәннәр.

Хәзер йомырка сатып алганда яраклылык вакытын һәм бөтенлеген генә түгел, ә төргәктә күрсәтелгән категория күләменең туры килүен дә тикшерү мөһим.
Пасха алдыннан бу киңәш аеруча актуаль.

Мондый «алмаштыру» формаль яктан урлау дип саналмый, ләкин кибетләрнең дә, игътибарсыз сатып алучыларның да финанс югалтуларына китерә, дип хәбәр итә «Россия сыйфаты» телеграм-каналы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев