Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Киви аша, тыныч булырсың

Кивида С витамины күп

Витамин һәм минералларга бай җимеш турында сез белгән-белмәгән фактларны бергә тупладык. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, киви калкансыман бизгә, иммунитетка уңай йогынты ясый. Моннан тыш йөрәккә һәм кан тамырларына, аш кайнату системасына, эндокрин системага да файдасы зур.

Кивида С витамины күп. Көнгә уртача зурлыктагы бер киви ашау организмны тәүлек буена аскорбин кислотасы белән баетырга сәләтле. Ул көчле антиоксидант булып санала, коллаген бүлеп чыгарырга ярдәм итә һәм иммунитетны ныгыта.

Әлеге җимеш клетчаткаларга бай. Шуңа да аш кайнату системасын җайга салырга, эч кату белән интеккәннәргә ярдәм итәргә сәләтле. Составында антинидин дигән матдә булу аксымны эшкәртергә булыша.

Йөклелек чорына әзерләнгән яисә бала көткән хатын-кызларга да киви ашау комачау итмәс. Ник дигәндә, җимештә фолийлар бик күп тупланган. Фолий кислотасы исә баланың формалашуына һәм сәламәт үсешенә ни чаклы йогынты ясавын барыбыз да яхшы белә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев