Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Көя күбәләге зыян салмасын

Кышкы киемнәрне ничек сакларга?

Кышкы киемнәргә көя күбәләге зыян салмасын өчен берничә киңәшкә колак салыгыз.
Бу бөҗәк киелгән, тире кисәкчәләре булган киемгә тиз ияләшә. Кышкы киемнәрне һәрвакыт чистартып, юып алып куегыз. Юып булмый торган, мехлы әйберләрне махсус чехолга салу яхшырак.

Көя күбәләге кояш нурларын яратмый. Шуңа да шкафта ешрак тәртип урнаштырыгыз. Киемнәрне һавага алып чыгып җилләтергә, кояшта тотырга кирәк. Киемдә көя личинкалары булса, әйберләрне пакетка салып, берничә сәгатькә туңдыргыч камерага куеп тору да җитә.
Йон оекбаш, шарф, башлык, бияләйләрне мендәр тышында саклавы уңайлы. Шулай ук вакуум пакетларга тутырып, шкафка куярга да була. Анда да көя кермәячәк.

Шкафны җыештырган вакытта нашатырь спирты салган (1литрга 1 аш кашыгы) суда чылатылган чүпрәк белән сөртегез.
Шкафка көя күбәләгенә каршы төрле чаралар куярга мөмкин. Әйтик, җитен тукымага яисә марляга кипкән цитрус кабыклары, лаванда, ромашка, мята, розмарин, әрем, дәфнә яфраклары төрегез. Шулай ук мамык дискка берничә тамчы эфир майлары да тамызып куярга да була. Әлбәттә, киемнәрне көядән саклау өчен маркетплейсларда, кибетләрдә төрле химик чаралар, таблеткалар да җитәрлек.

Юлия Төхбәтуллина

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көя күбәләк