Көндезге йокы кемгә зыянлы?
Йокы параличыннан интегүчеләр өчен дә көндез ятып алмау хәерлерәк, ди табиб
Көндез «черем» итеп алу организм өчен бик тә файдалы, ди йокы буенча белгеч, РФның атказанган табибы Роман Бузунов.
Табиб фикеренчә, бу баш мие активлыгын тагын да көчәйтә. Кеше йоклап торганнан соң ул мәгълүматны яхшырак истә калдыра һәм эшкәртә. Ул 30-50 процентка игътибарлырак була һәм эшчәнлеге арта, үзендә көч артуын сизә. Моннан тыш, даими рәвештә көндез йоклап алу йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан да саклый икән, дип яза Шәһри Казан.
Әмма табиб көндезге йокының барлы кешеләргә дә туры килмәвен искәртә. Мисал өчен, йокысызлыктан интегүчеләргә бу тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шулай ук кичтән озак йокыга китә алмаучыларга; төнлә еш уянып, йокыга китә алмаучыларга; иртән будильниктан да иртәрәк уянучыларга; төнге йокысы каты булмаучыларга көндез йокларга киңәш ителми.
Йокы параличыннан интегүчеләр өчен дә көндез ятып алмау хәерлерәк, ди табиб.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев