Лаләләргә дә ял кирәк...
Бу чәчәкләрне кемнәр яратып үстерә?
Иртә яздан бакчаларны шау чәчәккә күмгән лаләләрнең сабаклары корыды, хәзер инде түтәлләрдә җәйге матуркайлар тантана итә. Күпләр, лалә чәчәкләрен җәйгелеккә чокып алыргамы-юкмы, дип баш вата. Бу эшне ел саен башкарыргамы, әллә аларны бөтенләй кузгатмаскамы?
Тәҗрибәле бакчачылар ел саен, лаләләрнең сабаклары саргаеп корый башлау белән, аларның суганнарын җирдән казып алырга киңәш итә. Әгәр бу эшне вакытында башкармасаң, суганчыклар күбәя, аларга урын һәм туклану матдәләре җитми башлый. Андый лаләләрнең чәчәкләре елдан-ел ваклана, төссезләнә. Беренче утырткан елда эре чагу чәчәкләре белән сөендергән лаләләр тора-бара бөтенләй ямьсезләнә. Шуңа да бу чәчәкләрнең суганнарын казып алып, көзгә кадәр ял иттерү бик файдалы булачак. Мондый эшләр табигать шартларына карап, июнь азагыннан июль урталарына кадәр башкарыла. Әгәр сез бакчагыздагы лаләләрнең суганнарын казып алырга оныткансыз икән, әле дә соң түгел.
Суганнарны яхшылап тикшерегез, бозыла башлаганнары булса, ташлагыз. Тыгыз суганнарны ике атна буена җиләс урында киптерегез. Аннары һәр башны суганчыкларга аерып, тышкы кабыгыннан һәм тамырларыннан чистартыгыз. Суганчыкларны марганцовка суында чайкатып алып, бераз киптергәннән соң, караңгы ябык урынга сакларга куегыз. Ул урынга кояш нурлары төшмәскә, һава температурасы 20 градус чамасы булырга тиеш.
Лалә суганчыкларын сентябрь урталарыннан октябрь башларына кадәр туфрак температурасы 10 градус җылылыкта булганда 15 сантиметр тирәнлеккә утырталар. Шунысын да искә алыгыз: суганчыкларны утыртыр алдыннан да марганцовкалы суда тотарга кирәк. Язын аллы-гөлле чәчәкләр тагын сезне сөендерер.
Зөлфия Фәтхетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев