Орхидеяга — лимон
Лимонлы су белән эшкәрткәннән соң гөлне кояшка куймагыз, гөл кипкәнче җылырак урында торырга тиеш.
Орхидеяны лимон суы уята, гөл күзгә күренеп матурлана, тамырлары ныгый, запас чәчәк бөреләре уяначак. Гөл корткычлар, гөмбәле чирләр, бактерияләрдән дә саклана.
1 л җылы суга 1 чәй кашыгы (яки 200 мл суга 10 тамчы) яңа сыгылган лимон согы кушарга. Гөлне чүлмәге белән 15-20 минут лимонлы суга тыгып торырга була. Шул ук суны өстән сиптерергә, мамыклы диск белән яфракларын сөртергә була.
Лимонлы су белән эшкәрткәннән соң гөлне кояшка куймагыз, гөл кипкәнче җылырак урында торырга тиеш. Моны айга бер тапкыр эшләргә ярый. Чәчәк атканда туктатып торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев