Роза куакларын сода “яшәртә”
Файдалы киңәш

Роза куакларын сода “яшәртә”

Кирәге чыгар, үзеңә саклап куй!

5 литр суга 1 аш кашыгы чәй содасы, ярты чәй кашыгы нашатырь спирты, 1 чәй кашыгы магний сульфаты һәм 1 чәй кашыгы уылган кер сабыны салып болгатабыз.

Килеп чыккан катнашманы иртән һәм кичен роза куакларына бөркибез. Болай эшләгәндә, яңа үрентеләр пәйда булачак һәм розалар, яшәреп, җәй әйләнәсе шау чәчәктә утырачак.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"


роза

Нет комментариев