Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Сарымсакның файдасы

Көненә 1-2 теш сарымсак куллану организмга актив кушылмаларның оптималь күләмен бирә.

«Сарымсак эчәклек микробиотасы составына уңай йогынты ясый. Ул патоген микрофлорадан котылырга ярдәм итә. Сарымсак метеоризм, колит, энтероколит, эч кату, аппендикс ялкынсыну вакытында дару буларак кулланыла, үт сыеклыгы бүленеп чыгу, ферментлар секрециясен яхшырту, ашказаны согы ясалу өчен бик яхшы диетик ризык санала, канда холестерин һәм глюкоза микъдарын киметә, матдәләр алмашын яхшырта, аеруча диабет белән авыручыларда һәм симезлектән интегүчеләрдә», — ди белгеч. 

Аның сүзләренчә, сарымсак иммун системасын ныгыту өчен аеруча мөһим. Салкын тию, тамак авырту, ОРВИ, грипп вакытында сарымсак, составында полифеноллар, кверцетин, фитонцидлар күп булу сәбәпле, тизрәк терелергә ярдәм итә. 

Сарымсак йөрәк-кан тамырлары системасына яхшы йогынты ясый, кан тамырлары стенкаларын ныгыта, аларны эластик итә. 

Ләкин! Сарымсакка сизгерлеге югары булган, бөерләре хроник авырткан, гипотиреоз, гастрит, ашказаны һәм эчәклектә җәрәхәте булган кешеләргә, йөкле һәм имезүче аналарга сарымсак ашарга ярамый. Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә дә сак булырга кирәк — булган авырулары көчәймәсен. 

erid: 2VtzqwTSgT9

Куликов сүзләренчә, көненә 1-2 теш сарымсак куллану организмга актив кушылмаларның оптималь күләмен бирә, диелә хәбәрдә.

«Интертат» сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек

erid: 2VtzqwTSgT9