Стресстан төнәтмә коткара
Стресс вакытында зәңгәр мәтрүшкә төнәтмәсе дә ярдәм итәчәк
Әгәр дә төрле сәбәпләр аркасында стресс кичерәсез икән, ул вакытта төрле үләннәрдән ясалган төнәтмәләр эчеп, тынычланырга мөмкин. Бигрәк тә хәзер, үләннәрнең яшел вакытында бу мөмкинлектән файдаланып калыгыз дип яза Шәһри Казан.
1. Канәфер чәчәкләре бөресе стресстан ярдәм иткәнен белә идегезме? 1 аш кашыгы бөрегә (вакланган булырга тиеш) 200 мл су салып, кайнатып чыгарырга һәм 10 минут кайнатырга. Савытның өстен ябып, 30-40 мин төнәткәннән соң сөзәргә. Көнгә 4 тапкыр 1 аш кашыгы күләмендә эчәргә кирәк.
2. Стресс вакытында зәңгәр мәтрүшкә төнәтмәсе дә ярдәм итәчәк. 3 аш кашыгы киптерелгән зәңгәр мәтрүшкәгә 200 мл кайнап торган су салып, 30 минут төнәтергә. Көнгә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабул итәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев