Тәрәзә төбендә үсентеләргә яктылык җитмәсә, нишләргә?
Файдалы киңәш

Тәрәзә төбендә үсентеләргә яктылык җитмәсә, нишләргә?

Фольганы берәр нинди тактага ябыштырып, экран ясыйбыз да тәрәзәнең буеннан-буена (бүлмә ягыннан) үсентеләргә һәм тәрәзәгә каратып урнаштырабыз.

Тәрәзә төбендә үсентеләргә яктылык җитмәсә, алар начар үсәчәк. Лампа кулланмыйча, тәрәзәдән төшкән яктылыкны ничек итеп күбрәк «сирпергә»? Сере бик гади генә. Моның өчен азык-төлек фольгасыннан файдаланырга мөмкин.

Фольганы берәр нинди тактага ябыштырып, экран ясыйбыз да тәрәзәнең буеннан-буена (бүлмә ягыннан) үсентеләргә һәм тәрәзәгә каратып урнаштырабыз.

Болай эшләгәндә, фольга урамнан төшкән яктылыкны ике тапкыр диярлек арттырачак, дип яза Ватаным Татарстан.


Нет комментариев