Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Укроп орлыгы төнәтмәсе бала имезүче хатыннарның сөтен арттыра һәм башка күп төрле файдалары да күп

Укроп үләнен белмәгән кеше юктыр ул. Әмма аның файдасы бик күп икән

Тәмләткеч үсемлек буларак исә Россиянең һәр төбәгендә диярлек үстерелә. Ул витаминнарга бик бай. Мәсәлән, яшел укропта С витамины лимондагыга караганда өч мәртәбә күбрәк, ә каротин — помидордагы микъдарда кебек үк. Укропта шулай ук В1, В2, РР витаминнары, Р провитамины, фолий кислотасы һәм тимер, калий, кальций, фосфор кебек минераль тозлар да бар. Укроп орлыгы исә эфир майларына, шикәргә, каротинга бай.

Халык медицинасында укропның орлыкларын һәм үләнен элек-электән кулланганнар. Мәсәлән, мисырлылар аның орлыгын баш авыртудан, ә үләнен сидек кудыргыч итеп файдаланганнар.

Укроп орлыгы төнәтмәсе аппетитны яхшырта, бала имезүче хатыннарның сөтен арттыра. Шулай ук көзән җыерудан, йокысызлыктан файдаланыла. Төнәтмә эчтә җыелган газларны чыгаручы чара буларак та киң кулланыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укроп үләне