Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Үлән табын ничек бетерергә?

Джинсы чалбарлардан, киҗе-мамык тукымадан булган киемнәрдән үлән табын бетерү бик җиңел түгел

Җәй көннәрендә киемгә үлән табы тию — гадәти хәл. Бигрәк тә урамда уйнап йөргәндә балалар тиз пычрана. Джинсы чалбарлардан, киҗе-мамык тукымадан булган киемнәрдән үлән табын бетерү бик җиңел түгел. Шуңа да тап кипкәнче аны юу хәстәрен күрегез.

*Киемне юар алдыннан ярты сәгатькә тозлы суга салып торырга кирәк. 1 стакан кайнар суга 2 аш кашыгы исәбеннән тоз кушыла.

*Аннары бераз кер сабыны сөртеп куегыз һәм җылымса суда юыгыз.

* Әгәр тап алай гына да бетми икән, аш серкәсе кулланырга мөмкин. Ул да тапларны бетерергә булыша. 100 миллилитр җылы суга 1 аш кашыгы аш серкәсе кушарга кирәк.

*Таплы урынга лимон кислотасы сибәргә һәм азрак юешләргә дә була. Киемне 30-40 минуттан гадәттәгечә юарга була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев