Умартачыдан киңәшләр: балны кайда һәм ничек сакларга кирәк
Балны саклаганда дүрт төп факторга игътибар итәргә кирәк
Балны нинди һава температурасында саклыйлар?
+5° – +20° җылылык бал өчен идеаль булып санала. Үз йортлары белән яшәүчеләргә идән асты яки подвал бу очракта иң кулай вариант.
Балны нинди савытта сакларга?
Балның пыяла банкаларда сатылуы кулланучылар өчен бик уңайлы һәм дөрес ысул. Куе төстәге пыяла булса тагын да яхшырак. Балчыктан яисә юкә агачыннан ясалып, эче балавыз белән сыланган савытлар бу очракта тиңсез.
Соңгы елларда бик популярлашкан пластик савытларның матдәләрен бал озакламый үзенә сеңдерә башлый. Мөмкин булганча, мондый савытлардагы балны тизрәк күгәрми торган яисә пыяла савытка күчерергә кирәк. Балны алюминий яисә цинкланган савытларда саклау дөрес түгел.

Дымлылык балга тәэсир итәме?
Дөрес савытка салынган һәм һава температурасы кулай булган урында сакланса да, дымлы урында торган бал аны үзенә тартачак һәм бу исә аның әчүенә яки бозылуына китерә.
Балны кайда сакларга?
Бал яктылыкны, бигрәк тә турыдан-туры кояш нурларын яратмый. Салкынча урын дип, банкадагы балны тәрәзә төбендә саклау киңәш ителми. Тыгыз капкач белән ябылган савытны аш бүлмәсендәге шкафның бер бүлегендә, яктылыктан, төрле тәмләткечләрдән, тоз, ярма һәм җылылык чыганакларыннан ерак урында саклау бу очракта оптималь дип санала. Бигрәк тә фатирда яшәүчеләр өчен, дип яза “Кызыл таң”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев