Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Виноградка көзге киңәшләр

Үзегезгә саклап куегыз!

Кышны яхшы чыксын өчен беренче шарт —виноград ботакларының “өлгереп” җитүе. Моны ботакларның төсенә карап белеп була. Өлгергән ботаклар көрән төскә керә, яшел яшь ботаклары кышын өши, шуңа аларны кисәргә кирәк.

Виноградны көзен кисәләр, яз кискәндә ул “елый” башлый. Моны беренче кыраулардан соң, яфраклары саргайгач кына эшләргә кирәк. Бу — көз кайчан килүгә карап, октябрь азагы-ноябрь башына туры килә. Соңга калмагыз, нык салкында ботаклар сына башлый.

! Капларга ашыкмагыз, виноградны –5...–7 градуслы суыклар килгәч кенә каплыйлар.Беренче суыклар аны чыныктыра. Иртә каплаганда пешегү куркынычы бар. Тамырларын иртәрәк, әле җир йомшак чакта мүлчәләргә кирәк, төбенә торф яки коры туфрак салыгыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев