Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Хуҗабикәләргә киңәшләр

Түбәндәге файдалы киңәшләрне саклап куегыз.

* Тавык кызарып пешсен өчен, аңа куе итеп каймак сыларга кирәк.

* Балыкны кыздырыр алдыннан аны уылган сыр кушылган онда яки сохарида әвәләгез.

* Бавыр йомшак булып пешсен өчен, аны әзерләр алдыннан ике сәгать салкын сөттә тотыгыз.

* Ипи тиз искермәсен өчен, ул саклана торган савытка чи бәрәңге кисәге куегыз.

* Әстерхан чикләвеген кулланыр алдыннан газ мичендә тотып алсагыз, ул тагын да хуш исле һәм тәмле булыр.

* Яшелчәләрне пешергәндә, витаминнары саклансын өчен, агач кашык белән генә болгатыгыз.

* Дөге таралып торсын һәм тәмле булып пешсен өчен, суга бераз гына аш серкәсе салыгыз.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев