Җиңел машиналарның берсе юлны бүлеп куйган коймага бәрелгән.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Массакүләм юл-транспорт һәлакәтеннән соң, Казанның Горький шоссесында бөке хасил булган. «Яндекс.Пробки» порталы мәгълүматы буенча машиналар шәһәр ягына таба 15 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итәләр.
«Бүген 7.00 сәгать тирәсендә Горький шоссесында берьюлы алты машина («КИА», «Рено», «Фольксваген», «Фиат», «Опель» һәм «Хендэ») бәрелешкән. Һәлакәт аркасында зыян күрүчеләр юк», – дип сөйләделәр Казанның Дәүләт автоинспекциясендә.

Фото: соцсети
Нет комментариев