Уфаның Сипайлово урамындагы авариядә Республика клиник фтизиопульмонология үзәге хезмәткәрләре һәлак булган
Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
Машина йөртүче һәм «УАЗ»дагы ашханә хезмәткәре пациентларга кичке аш китергәннәр һәм кире азык-төлек блогына кайтып барганнар.
«Һәлак булганнарның якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашам. Без аларның гаиләләренә тиешле ярдәм күрсәтәчәкбез», — диде министр Айрат Рәхмәтуллин.
Автор: Резеда Галикәева
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев