Әтнәдә юл һәлакәте булган
Юл хәрәкәте иминлеге

Әтнәдә юл һәлакәте булган

Юл — тәҗрибәле шоферлардан да, яңа гына руль артына утыручылардан да уяулык таләп итә

Әтнә районында юл һәлакәте теркәлгән. «Лада Гранта» автомобиле әйләнгеч юлдан килгәндә идарәсен югалтып, Күшәр ягыннан килгән «Лада Гранта» автомобиленең каршысына чыга, дип хәбәр итә Әтнә таңы.

Нәтиҗәдә Б. Җиһаншин урамы белән Новая урамы кисешкән урында юл һәлакәте килеп чыга. Автомобильләргә механик зыян килә.

Юл — тәҗрибәле шоферлардан да, яңа гына руль артына утыручылардан да уяулык таләп итә. «Игътибарлы булыгыз», — дип кисәтә районның юл иминлеге бүлекчәсе инспекторы Ренат Мөхтәзиров.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев