Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Районыбыз табибәсе гаиләсендә зур кайгы

Нәтиҗәдә, Honda арты белән борылган һәм аңа 10нчы модель «Лада» автомобиле килеп сыланган

Кичә 21.10 сәгатьтә Казан – Ульяновск трассасында, Татарстанның Апас районы Шонгат авылы янында авария булган. Бу хакта Татар-информ яза.

Республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, Hyundai Solaris автомобиленең 42 яшьлек йөртүчесе, Renault Arkana машинасын уң яктан узарга ниятләп, юл читенә чыккан. Үз полосасына кергәндә, идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм Honda Civic автомобиле белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, Honda арты белән борылган һәм аңа 10нчы модель «Лада» автомобиле килеп сыланган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Honda Civic машинасының ике пассажиры – 11 һәм 12 яшьлек балалар – шунда ук үлгән. Honda автомобиленең 33 яшьлек йөртүчесе, аның 38 яшьлек пассажиры, шулай ук Hyundai Solaris машинасының йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган.

Һәлак булган Иделия һәм Рамазан Ибраһимовлар Балтач район үзәк хастаханәсе табибәсе Алия Фархадовнаның балалары. Ире Раил дә авыр хәлдә хастаханәдә.

Алия ханымга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, тормыш иптәшенә тизрәк сәламәтләнергә язсын. 

Фото: Арча хәбәрләре
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев