Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бала үлгәннән соң җинаять эше кузгатылды

23 яшьлек Haval йөртүчесе баланы бәрдергән, бала кинәт светофорның кызыл төсенә юлга йөгереп чыккан.

Казанда җиңел машина йөртүчесе 7 яшьлек малайны бәрдергән юл-транспорт һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылды. Алган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә бала хастаханәдә вафат булды, дип яза Татар-информ.

«Татар-информ» сөйләгәнчә, кичә кич 23 яшьлек Haval йөртүчесе баланы бәрдергән, бала кинәт светофорның кызыл төсенә юлга йөгереп чыккан. Ашыгыч ярдәм машинасы алып киткәндә малай әле аңында булган, ике сәгатьтән соң ул Республика балалар клиник хастаханәсендә үлгән.

Исегезгә төшерик, машина йөртүченең соңгы ике елда 140 тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев