Балтачта «Автобабай-2025» бәйгесе уза, катнашырга чакырабыз
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта «Автобабай-2025» бәйгесе уза, катнашырга чакырабыз

Конкурста катнашу өчен ЮХИДИ бүлегенә 2-47-38 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге олкэннэр декадасы унаеннан 7 октябрь көнне «Автобабай-2025» район конкурсы үткәрелү турында хәбәр итә. 

Әлеге конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәсен теоретик белемнәре тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала. Конкурста «В» категорияле машина йөртү таныклыгы булган 55 яше тулган хатын-кызлар һэм 60 яше тулган ир-атлар катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен ЮХИДИ бүлегенә 2-47-38 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була. 7 октябрь көнне катнашучыларның үзләре белән паспорт, машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасының регистрация документлары булуы шарт.  Конкурска 7 октябрь көнне сәгать 9.00да ДОСААФка көтеп калабыз.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев