Конкурс 7 октябрь көнне сәгать 9.00да ДОСААФта башлана
«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге 7 октябрь көнне «Автобабай-2026» район конкурсы үткәрелү турында хәбәр итә.
Әлеге конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәсен теоретик белемнәре тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала. Конкурста «В» категорияле машина йөртү таныклыгы булган 55 яше тулган хатын-кызлар һәм 60 яше тулган ир-атлар катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен ЮХИДИ бүлегенә 2-47-38 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була. 7 октябрь көнне катнашучыларны үз машиналары белән булуы шарт. Конкурска 7 октябрь көнне сәгать 9.00да ДОСААФка көтеп калабыз.
Лилия Һадиева
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе
Нет комментариев