Чаллыда бер кич эчендә ике яшь велосипедчыны бәрдергәннәр
Зыян күрүчене җәрәхәтләр белән медицина учреждениесенә китергәннәр
Яр Чаллыда 27 июль кичендә балигъ булмаган велосипедчылар катнашында берьюлы ике юл-транспорт һәлакәте булган. Ике малай да җәрәхәтләр алган һәм хастаханәгә китерелгән, дип хәбәр иттеләр шәһәр дәүләт автоинспекциясендә.
Беренче вакыйга Чулман проспектында була. 46 яшьлек Hyundai Solaris йөртүчесе хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм юлны 13 яшьлек малайны бәрдергән. Табиблар тикшергәннән соң баланы өенә кайтарып җибәргәннәр.
Тагын бер авария Раис Беляев проспектында булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «ВАЗ-21074» автомобиле белән идарә итүче 40 яшьлек йөртүче ишегалды территориясе буйлап хәрәкәт иткәндә шулай ук куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм автомобильгә юл бирмәгән 11 яшьлек велосипедчыны бәрдергән. Зыян күрүчене җәрәхәтләр белән медицина учреждениесенә китергәннәр.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев