«Яшел ут-2026» җиңүчесе билгеле. Кем дисезме?
Тәрбиячеләр бар да зур әзерлек белән килгәннәр, үткәргән чаралары балаларда зур кызыксыну уятты
Балаларны юлларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген активлаштыру максатыннан, районның мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм аларның тәрбиячеләре арасында «Яшел ут-2026» республика смотр-конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.
Беренче этапта коллективлар үзләренең эшчәнлекләрен папкага тупланган материал аша күрсәттеләр. Район күләмендә үткән әлеге конкурс нәтиҗәләре буенча шәһәр бакчалары арасында Балтачнын 2нче номерлы балалар бакчасы коллективы (мөдире — Хәкимова Лилия Гаднановна), авыл мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында беренче урынны Кариле балалар бакчасы коллективы (мөдире – Шәйхетдинова Фидалия Фаимовна) яулады.
Ә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында икенче этап 24 февраль көнне ДОСААФта юл кагыйдәләре буенча имтихан тотудан башланды һәм 2 номерлы балалар бакчасында балалар белән занятие күрсәтү белән дәвам итте.
Тәрбиячеләр бар да зур әзерлек белән килгәннәр, үткәргән чаралары балаларда зур кызыксыну уятты. Ә жюри иң көчлеләре дип шәһәр бакчалары тәрбиячеләре арасында 1 урынны Балтачнын 2 номерлы балалар бакчасыннан Бариева Зөлхия Радиковна яулады, авыл мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында 1 урынга Карадуганнан Сәләхова Мәрьям Искәндәровна лаек дип табылды.
Лилия Һадиева,
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев