Якынча мәгълүматлар буенча, җиңел автомобильнең йөртүчесе шунда ук үлгән
Татарстанның Тукай районында, М7 трассасында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматларыннан күренгәнчә, Hyundai автомобиле йөк машинасы белән бәрелешкән.
Якынча мәгълүматлар буенча, җиңел автомобильнең йөртүчесе шунда ук үлгән.
Нет комментариев