Җиңел автомобиль йөк машинасы белән бәрелешкән, шофер һәм ике пассажир үлгән
Юл хәрәкәте иминлеге

Җиңел автомобиль йөк машинасы белән бәрелешкән, шофер һәм ике пассажир үлгән

Машина йөртүче һәм 35, 37 яшьлек ике пассажир шунда ук һәлак булган.

Чистай – Түбән Кама юлының 64нче километрында юл-транспорт һәлакәте булган. ТР Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, 14нче модельле «Лада»ның 40 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм FAW йөк автомобиле белән бәрелешкән, дип яза Татар-информ.

Машина йөртүче һәм 35, 37 яшьлек ике пассажир шунда ук һәлак булган. Авария урынына Түбән Кама шәһәр прокурорының беренче урынбасары Рөстәм Хаҗипов килгән.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев