Җиңел машина йөртүче өлкән яшьтәге ир-атны бәрдереп үтергән
Юл хәрәкәте иминлеге

Җиңел машина йөртүче өлкән яшьтәге ир-атны бәрдереп үтергән

Пенсионер ашыгыч ярдәм табиблары килеп җиткәнче үлгән

Чаллыда Тынычлык проспектында юл-транспорт һәлакәте булган, дип яза «Татар-информ».

Шәһәр дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары нигезендә, 22 яшьлек «Лада Гранта» йөртүчесе 74 яшьлек ир-атны бәрдергән. Өлкән яшьтәге ир-ат тротуардан түгел, ә машиналар юлыннан барган.

Пенсионер ашыгыч ярдәм табиблары килеп җиткәнче үлгән. Ир-атның туганнары әйтүенчә, ул деменция белән авырган булган.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев