Инспекторлар качарга омтылган 15 яшьлек үсмерне тотканнар
Автомобильне махсус стоянкага озатканнар, кагыйдә бозган үсмерләрнең әти-әниләренә карата материаллар төзелгән
Төнлә Казан үзәгендә юл-патруль хезмәте инспекторларыннан качарга омтылган 9нчы модель «Лада» автомобиленең 15 яшьлек йөртүчесен тотканнар. Бу хакта Татар-информ яза.
Үсмер автоинспекторларның туктарга кушкан таләбенә буйсынмаган һәм светофорның кызыл утына чыгып юлын дәвам иткән. Үзәк стадион тирәсендә автомобильне туктатканнар. Рульдә 15 яшьлек үсмер булып чыккан. Салонда шулай ук 2009 елгы ике пассажир да булган.
Инспекторлар машина йөртүчегә карата берничә маддә (машина йөртү таныклыгыннан башка транспорт белән идарә итү, теркәү документлары булмау, төзек булмаган машинаны эксплуатацияләү, светофорның кызыл утына чыгу һәм полиция хезмәткәрләренең туктарга кушкан таләбенә буйсынмау) буенча беркетмәләр төзегән.
Автомобильне махсус стоянкага озатканнар. Кагыйдә бозган үсмерләрнең әти-әниләренә карата материаллар төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев