«Газель» автомобиленең йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм юл аша чыгучы велосипедчыны бәрдергән
Кичә Арча районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, «Газель» автомобиленең йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм юл аша чыгучы велосипедчыны бәрдергән.
Юлларда сак булыйк!
Нет комментариев