Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл һәлакәтендә 3 яшьлек кызның гомере өзелгән

Машина йөртүче һәм тагын бер тугыз яшьлек пассажир авыр хәлдә хастаханәгә озатылган

Югары Ослан районында М-7 «Волга» автоюлының 767 чакрымында коточкыч юл һәлакәте булган, дип яза Ватаным Татарстан.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, 34 яшьлек Nissan Serena автомобиле йөртүчесе бер үк юнәлештә хәрәкәт иткән IVECO йөк автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә чит ил машинасы салонында булган өч яшьлек кыз үлгән.

Машина йөртүче һәм тагын бер тугыз яшьлек пассажир авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Хәзер һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев