Юл хәрәкәте иминлеге – бер генә хезмәтнең эше түгел, ул барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларның уртак җаваплылыгы
Юл-транспорт һәлакәтләренең килеп чыгуына күп очракта балалар үзләре сәбәпче булалар
Кешенең тормыш иминлеген саклау мәсьәләсе беренче автомобиль барлыкка килү белән үк туган. Әлеге проблеманы хәл итү өчен, беренче чиратта, иң нәни җәяүлеләребезне – балаларны вакытында һәм дөрес итеп әзерләү кирәк, чөнки, өйдән чыгуга, аларны җитди кыенлыклар, хәвеф-хәтәр һәм интенсив рәвештәге автомобиль хәрәкәте көтеп тора.
Юл-транспорт һәлакәтләренең килеп чыгуына күп очракта балалар үзләре сәбәпче булалар. Моңа юл йөрү кагыйдәләренең элементар нигезләрен белмәү һәм өлкәннәр тарафыннан балаларның автомобиль юлында үз-үзләрен тотуга илтифатсыз карашы китерә. Балаларга бары тик тиешле тәрбия һәм белем биреп кенә хәвеф-хәтәрдән котылырга мөмкин. Аларны юлларда үз-үзләрен тотарга өйрәтергә һәм машина юлының уеннар өчен түгел, транспорт чаралары өчен генә билгеләнгән икәнлегенә инандырырга кирәк.
Балаларга кечкенәдән үк “юл әлифбасын” өйрәтү, юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру төп бурычларыбызның берсе. Балачактан алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүне тиз генә формалаштыру мөмкинтүгел. Бу – катлаулы һәм түземлелек сорый торган эш. Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен өйрәнү эшен системага салу максаты белән бакчабызда күргәзмәләр, күңел ачу чаралары, юлларга экскурсияләр, ачык дәресләр үткәрелә. Шундый бер ачык дәрестән мизгелләр белән сезнең белән дә уртаклашасыбыз килә.
“Күңелле сәяхәт” дип исемләнгән шөгылебез квест-уен аша юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү белән үрелеп барды. (3-7 яшьлек катнаш төркем балалары катнашты). Максат: Балаларга юлда йөрү куркынычсызлык кагыйдәләрен, юл билгеләрен, светофор сигналларын өйрәтүне уен аша формалаштыру булды.
Тылсымлы Эльфтан ярдәм сорап язган хатны алу белән, балалар ярдәм итәргә кузгалдылар. Алар Эльфны табу өчен төрле подсказкалар ярдәмендә биремнәр эшләделәр:
1 бирем: “Сорау-җавап”
2 бирем: “Махсус автотранспорт” пазл төзү. (Максат: балаларны махсус автотранспорт һәм аның функцияләре белән таныштыру.)
3 бирем: «Транспортның, светофорның җитмәгән өлешләре» пластик савытлардан ясаган дидактик уен. (Максат: балаларның светофорның төсләре һәм сигналлары турындагы күзаллауларын ныгыту; транспорт төрләрен аерырга өйрәтү, транспортның детальләрен дөрес урнаштыру күнекмәләрен үстерү.) (3-4 яшьлек балалар өчен)
4 бирем: “Юл билгесен бел!” чүлдә ком бураныннан соң, юл билгеләрен табып, аларның нинди билге икәнлекләрен әйтү. (Максат: балаларның юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту.)
5 бирем: “Нинди юл билгесе кирәк?” балалар урам рәсеменә тиешле юл билгеләрен урнаштырып, ни өчен анда шундый юл билгесе куелуын аңлаталар. (Максат: юл билгеләре турында күзаллауларын ныгыту; игътибар концентрациясен үстерү.)
6 бирем: Подсказкалар ярдәмендә Эльфны табу, табышмакларны чишеп, аның фонарен кабызу. Эльф балаларны фликерлар белән таныштыра, аларны тылсымлы фонарь ярдәмендә яктыртып карау.
Юл хәрәкәте иминлеге – бер генә хезмәтнең эше түгел, ул барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларның уртак җаваплылыгы. Район халкын юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, җәяүлеләргә, бигрәк тә балаларга һәм өлкәннәргә карата игътибарлы булырга чакырабыз. Юлда сак булу – ул үзеңнең генә түгел, тирә-юньдәгеләрнең дә гомерен саклау дигән сүз. Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!
Гатиатуллина Эльвира Геннадьевна
Николаева Венера Николаевна
Субаш балалар бакчасы тәрбиячеләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев