2026 ел башыннан 38 юл-транспорт һәлакәте булган
Татарстанда Р-239 трассасы участогында тизлекне 70 км/сәг. кадәр чикләү кертелде. Ул Казан белән аэропортны тоташтыручы юлның 11 нче километрыннан 14 нче километрына кадәр гамәлдә.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, чара аварияләр санын киметүгә юнәлдерелгән. 2026 ел башыннан бу участокта 38 юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган, тагын дүртесе җәрәхәтләр алган.
Машина йөртүчеләрне тизлек режимын үтәргә, юлда игътибарлы булырга һәм һава шартларын исәпкә алырга чакырдылар.
Вести Татарстан
Нет комментариев