Никахтан кайтып килгән егетнең авариядә башы өзелгән
Юл хәрәкәте иминлеге

Никахтан кайтып килгән егетнең авариядә башы өзелгән

Фаҗига 20 декабрь көнне Башкортстанның Кушнаренко районында була. Юлда Татарстаннан килгән МАЗ машинасы Lexus белән бәрелешә.

Егет никахтан кайтып барган, озакламый ул туй уздырырга җыенган булган. Юл һәлакәтендә аның башы өзелгән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре белдергәнчә, егет алдагы машинаны узарга каршы юлга чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән.

Lexus машинасындагы 56 яшьлек пассажир ханым хастаханәгә озатылган.

Чыганак: Матбугат.ру
Фото: proufu.ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев