Руль артында йоклап киткән машина йөртүчене пассажир хатынның үлеме өчен хөкем итәчәкләр
Җинаять эше Татарстанның Лаеш район судына җибәрелгән
Татарстанның 64 яшьлек кешесен саксызлык аркасында хатын-кыз үлеменә китергән юл йөрү кагыйдәләрен бозуда гаеплиләр. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Юл-транспорт һәлакәте 2024 елның 26 маенда ТР Лаеш районының Столбище авылында Совет урамында булган. Ир-ат Hyundai Solaris автомобиле руле артында йоклап киткән, шуннан соң машина кюветка төшкән. Һәлакәт аркасында 85 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән үлгән. Икенче пассажир уртача авырлыктагы җәрәхәтләр алган.
Җинаять эше Татарстанның Лаеш район судына җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев