Киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмаган
Кичә 20.50 сәгатьтә Татарстанның Алабуга районында трассада кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, Skoda автомобиленең йөртүчесе юлдан барган җәяүлене таптатып үтергән. Аның киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмаган.
Нет комментариев