Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Соснада «Бала — төп пассажир!» дигән профилактик чара узды

Машинадагы төп пассажирлар — балаларга да бүләкләр бирелде, һәркайсы яктылык кайтаргычлар алдылар

Бүген Сосна авылында «Бала — төп пассажир!» дигән профилактик чара узды.

Балалар бакчасы яныннан узучы автомобильләрне ЮХИДИ инспекторы туктатып, машинада балалар булган очракта, аларның автокреслода булулары, иминлек каешы белән эләктерелгәнме, юкмы икәнлекләре тикшерелде. 

Барлык кагыйдәләрне үтәп балаларын машинада йөртүче әти-әниләргә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева бүләкләр тапшырып узды. Машинадагы төп пассажирлар — балаларга да бүләкләр бирелде, һәркайсы яктылык кайтаргычлар алдылар. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев