Хатын-кыз тиешсез урында юл аркылы чыкмакчы булган, әмма өлгерә алмаган
Казанда Volkswagen автомобиле тиешле булмаган урында юл аша чыгып баручы хатын-кызны бәрдергән.
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, бүген төнлә Volkswagen автомобиленең 56 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә Кызыл Кокшай урамы буйлап хәрәкәт иткән. Бу вакытта бер хатын-кыз тиешсез урында юл аркылы чыкмакчы булган, әмма өлгерә алмаган.
Төрле тән җәрәхәтләре алган җәяүлене ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар, дип яза «Татар-информ».
Нет комментариев